Ширбәттәге абрикос
Тәмлетамак

Ширбәттәге абрикос

Кибет киштәләрендә консервланган мондый абрикосларның бәяләре тешләшә торган. Хәзер базарда бу җимешнең бәясе төшкәннән төшә бара, ә нигә аны үзебезгә әзерләмәскә ди әле?!

Фото: ясалма интеллект

Алабыз 3,5 кг абрикос, 800 гр шикәр комы, ярты лимон согы.

Абрикосны юып, урталай бүләбез һәм төшләрен алабыз. Шикәр комы белән 2 л суны кушып, 2 минут кайнатабыз.

Әзер ширбәткә абрикосларны салып, лимон согы өстибез һәм кайнап чыкканнан соң 7 минут утта тотабыз.

Аннары абрикосларны стерильләштерелгән банкаларга 3/4 өлешенәчә тутырабыз. Савытта калган ширбәтне кабат кайнатып чыгарып, банкадагы абрикослар өстенә агызып бетерәбез.

Кайнар килеш капкачлап, банкаларны әйләндереп куябыз һәм суынганчы шулай тотабыз.


Нет комментариев