Пилмән өчен менә дигән камыр!
Рецепт.
Фото: ясалма интеллект
Кирәк:
- 1 стакан газлы су
- 1 йомырка
- 0,5 бал кашыгы тоз
- 0,5 бал кашыгы шикәр комы
- 4 аш кашыгы үсемлек мае
- 4 стакан он
Оннан башка бөтен әйберне бергә кушып болгатырга кирәк. Камыр артык каты булмасын өчен, онны соңыннан гына аз-азлап салырга кирәк. Сыгылмалы, кулларга ябышмаслык итеп камыр басарга кирәк. Бу порциядән 1 кг камыр чыгарга тиеш.
Әлеге камырдан урама, мантый кебек ризыклар да әзерләргә мөмкин.
Татар халык ашлары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев