Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Кыздырылган токмачлы дөге

Нәрсә нәрсә, ә менә вак токмач белән дөгене бергә кушып пешергәнегез булдымы икән? Беренче карашка сәер тоелса да, мондый ризык көнчыгыш кухнясы өчен бик популяр. Ә без кемнән ким?! Әйдәгез, авыз итеп карыйк без дә.

Фото: ясалма интеллект

200 гр дөге, 120 гр вак токмач (вермишельнең бик вагы), 3 тырнак сарымсак, 3 а.к. соя соусы, 1 ч.к. «Прованские травы» тәмләткече яки үзегез яраткан үләннәр, 4 а.к. үсемлек мае кирәк булыр. Ингредиентларны үзегезгә кирәк кадәр күләмдә алсагыз да була, әлбәттә.

Кирәкле әйберләрне әзерләп куегыз. Аннары, табага үсемлек мае агызып, токмач һәм юылган дөгене салыгыз, көчле утта биш минут тирәсе кыздырыгыз. Токмач алтынсу төскә керергә, ә дөге үтә күренмәле булырга тиеш.

Утны киметеп, туралган сарымсак, соя соусы һәм тәмләткечләрне өстәгез. Барысын бергә болгатыгыз һәм кайнар су салыгыз. Табадагы катнашма кайнап чыккач, капкачын томалап, бик акрын утта ун минутлап пешерегез.

Аннары, тагын бер болгатып, уттан алыгыз һәм өстәлгә чыгарыр алдыннан берникадәр вакыт сөлге белән томалап тотыгыз. Өстенә яшел үләннәр сибегез. Теләк буенча, әлеге гарнир янына яшелчәләр һәм итле ризыклар (ит, кәтлит һ.б.) куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев