Кәбестәле помидор
Әлеге ике яшелчә бер банкада бик тәмле килеп чыга, помидорына караганда кәбестәсен сайлап алдан ашап бетерәчәкләр әле, күрерсез. Шуңа, биредә күрсәткән күләмдә генә тукталып калмагыз, күбрәк әзерләгез.
Кирәк:
- помидор – 700-750 гр
- кәбестә – 250 гр
- татлы борыч – 0,5 данә
- кишер – 1/3 данә
- сарымсак – 3-4 тырнак
- укроп, петрушка – үз чамагыз белән
- хуш исле борыч – 2-3 борчак
- кара борыч – 4 борчак
- дәфнә яфрагы – үз чамагыз белән
- аш серкәсе (9%) – 1,5 а.к.
- шикәр комы – 2 а.к.
- тоз – 1 а.к.
- кайнар су – кирәк микъдарда
Кәбестәне саламлап турап, зуррак табакка салыгыз. Ярты татлы борычны дүрт өлешкә бүлеп, шулай ук, саламлап турагыз. Кишерне корейча итеп кыргычтан уыгыз һәм өч яшелчәне бергә яхшылап болгатыгыз.
Ике литрлы банка төбенә укроп «зонты», петрушка, дәфнә яфрагы, сарымсак һәм ике төрле борчаклы борыч салыгыз. Һәр помидорның төбен тишкәләп, бер рәт итеп урнаштырыгыз. Аның өстенә кәбестәле катнашма түшәгез. Банканы шул рәвешле катламлап тутырыгыз.
Аннары кайнар су коеп, 20 минутлап тотыгыз. Банканы тишекле капкач белән томалап, суын кәстерүлгә агызыгыз. Һәр ике литрлы банкага 1 а.к. тоз, 2 а.к. шикәр комы һәм 1,5 а.к. 9%лы аш серкәсе өстәгез.
Суны кайнатып чыгарып, кабат банкаларга тутырыгыз. Аннары капкачлап, суынганчы төреп тотыгыз.
Фото: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев