Кабактан «Гәрәбә» кайнатмасы
Тәмлетамак

Кабактан «Гәрәбә» кайнатмасы

Нишләтергә инде бу кабакларны дип, баш ватканчы, әйдәгез, кышкы кыска көннәрдә өстәлдә кояш кебек балкып торырлык тәмле дә, файдалы да кайнатма әзерлик.

Кирәк:

  • чистартылган кабак – 1 кг;
  • шикәр комы – 800 гр (яки тәменчә);
  • лимон – 1 данә яки ½ ч.к. лимон кислотасы.

Лимонны бик вак итеп, ә кабакны зур булмаган шакмак кисәкләргә турарга һәм савытка салып, шикәр комы белән бутап, 40 минутка калдырырга. Аннары утка куеп, кайнап чыкканнан соң, 5 минут акрын гына кайнатырга. Тулысынча суынганын көтәргә һәм тагын ике тапкыр шулай кайнатып алырга. Дүртенче катында, уттан алуга ук, банкаларга тутырырга.

 


Нет комментариев