Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Тәмлетамак

Ит бәлешенең өч төрле рецепты

***

1. Рецепты гади. Камыр өчен: 200 мл кайнап торган су, 100 мл сыек май (чистартылмаган), 1 чәй калагы тигезләп тоз, 1 чәй калагы шикәр комы, он. Эчлек өчен: сыер ите, бәрәңге, суган, тоз-борыч, пешеп чыгар алдыннан эчлеккә салырга ит шулпасы. Бәлешнең йөзе килгәч, фольга белән каплап пешереп бетерәбез. 

2. Бертигез күләмдә үсемлек мае, кибет каймагы, бүлмә температурасындагы су, ике аш кашыгы майонез, бер чәй кашыгы тоз, бер чеметем чәй содасы, бер чеметем шикәр комы, он салып бәлеш камыры басабыз. Камыр ял иткән арада бәрәңгене, сыер итен, суганны шакмаклап турыйбыз,тоз, борыч салырга онытмыйбыз. Бәлешебезне ясап кызган мичкә пешерергә куябыз. Бәлешебез кызарып, йомшак булып пешсен дисәк, бәлешебезнең йөзе килгәч фольга ябып пешереп бетерәбез. Пешеп чыгар алдыннан кайнар шулпа өстәргә онытмыйбыз. 

3. Бәлеш камырын болайрак ясадым. 150 мл эретелгән акмай, 150 мл җылымса кайнаган су, ярты чәй кашыгы чәй содасы, бер чеметем тоз, он салып камыр бастым. Камырның өстен каплап 10 минут ял иттердем. Шул вакытта бәлеш эчлеге эзерләдем. Туралган сыер ите, бәрәңге, суган, тоз, борыч. Бәлешеме ясап кайнар мичкә куйдым. Өсте кызаргач фольга белән каплап пешереп бетердем. 

Рецепт/фото: Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре

Татар халык ашлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев