Җиләкле пирог рецепты тәкъдим итәбез
Җиләк-җимеш сезоны дәвам итә: кайнатма, как ясадык, катырдык, компот банкада үз вакытын көтә. Инде пирог пешереп сыйлансак та була.
Әлеге рецепт буенча теләсә нинди җиләк кулланырга мөмкин.
Димәк, безгә кирәк була:
- 180-200 гр атланмай
- 2 йомырка
- 100 гр шикәр комы
- 2 бал кашыгы разрыхлитель
- 300 гр он (бераз күбрәк тә китә).
Камырны ясап, кул белән табага җәябез, өстенә кура җиләге салып, мичкә куябыз. Пешеп чыккач, шикәр комы кушылган каймак сылап, суынганын көтәбез.
Дуслар, сез дә үзегез кулланган рецептларны җибәрегез әле. Бергәләп сыйланыйк.
Алия Гаязова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев