Язгы сусыл салат
Рецепт.
Әлеге бик тиз әзерләнә торган кабымлык өчен 200 гр консервланган кукуруз, 2 йомырка, 1 кыяр, 75 гр сыр, 200 гр редис, яшел үләннәр (петрушка, укроп), тоз һәм майонез кирәк булачак.
Юылган кыярны вак итеп турарга. Кукурузның суын саркытып, савытка беренче катлам итеп салырга һәм майонез сыларга. Икенче катлам эре кыргычтан уылган йомырка булачак һәм майонез. Шуның өстенә кыярны җәяргә, бераз тоз сибеп, шулай ук, майонез сыларга. Аннары вак кыргычтан сыр һәм майонез. Юылган редисның «койрык»ларын кисеп, эре кыргычтан уыгыз – бу чираттагы катлам булачак. Өстенә әзрәк тоз сибегез һәм кабымлыкны майонездан нәзек полосалар, вакланган яшел үләннәр белән бизәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев