Рецепт.
Камыр өчен:
- 1 бокал җылы су
- 1 йомырка
- 1 кашык майонез, я ак май
- 0,5 кечкенә кашык тоз
- кергәнчә он
Камырны йомшак итеп озак басабыз. 15 минут ял итә. Гөмбәне турап кыздырабыз. Бәрәңге боламыгы: суын түгеп бетерергә, ак май салырга, аннары 1 йомырканы сөткә тугълап, шуны кушарга. Нык кына изәргә. Кыстыбый камырын катырып бетергәч, аларны җыябыз. Мин бер тәлинкәгә шундук өя барам. Камыр + ярты ягына боламык + өстенә гөмбә ябам, майлыйм. Өскә тагын камыр.
Тәмле булсын!
Рецепт/фото: Римма
Нет комментариев