Гөбәдия
Рецепт.
Камыр өчен кирәк:
- Ак май - 180 грамм
- Шикәр комы - ярты стакан
- Йомырка - 2 шт
- Тоз - чеметеп
- Көпшәкләндергеч - 1 чәй кашыгы
- Он
Эчлек өчен кирәк:
- Корт- 300 грамм
- Дөге - 1 стаканнан азрак
- Йөзем - 300 грамм
- Пешкән йомырка - 3 шт
- Шикәр комы
- Ак май (эретелгән) - 30 аш кашыгы
Өстенә сибәргә – он+шикәр комы+ак май
Эш барышы:
- Бүлмә температурасында майга шикәр комын кушып күпертәбез.
- Йомырка, тоз салып болгатабыз.
- Он+көпшәкләндергечне кушып камыр басабыз.
- 2 тигез булмаган өлешкә бүләбез.
- Зуррак өлешне табага җәябез.
- Камыр өстенә кортны җәябез, шикәр комы сибәбез.
- Бүрттерелгән дөге һәм йөземне җәябез.
- Йомырканы вак кыргычтан кырабыз.
- Эретелгән майны салып чыгабыз.
- Икенче кисәк камырны җәеп өстен каплыйбыз.
- Шикәр комы, май, онны болгатабыз һәм гөбәдиянең өстенә сибәбез.
180 градуста 40 минут тирәсе пешә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото/рецепт: mazitova16
Татар халык ашлары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев