Гади генә торт пешерү ысулы
Рецепт.
Бер банка куертылган сөткә (сгущенкага) бер йомырка, бер чәй калагы көпшәкләгечне (разрыхлитель) 400гр он белән бутап, йомшак камыр басабыз.
Камыр пластилин кебек була, басуы кулга рәхәт. Шуны ун кисәккә булдем, һәр кисәкне кирәгенчә җәеп, кызган табада ике яклап пешереп алабыз. Газ өстендә пешерәсе. Пешү белән үзегезгә кирәк размерда кисәсез.

Крем: 500 мл сөтне кайнатырга куйдым, 300 гр шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш калагы крахмал, 3 аш калагы он, бер кап ванилинны 250 мл сөт белән бергә әйбәтләп болгаттым һәм шуңа кайнаган сөтне кушып, болгата-болгата крем куерганчы пешердем. Куерган кремга 200 гр йомшак акмайны кушып тугладым һәм җылы кремны коржларга сөртеп, торт җыйдым. Мин үзем биек тортлар яратмагач, шушы нормадан ике торт ясадым. Кырыеннан киселгән кисәкләрне ваклап, торт өстенә, кырыена сиптем.
Резидә Фәйзуллина рецепты
Кирәкле төркем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев