Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

«Эконом» кәтлите

Әлеге ризыкны әзерләү өчен, чынлап та, әллә ниләр кирәкми. Барысы да очсыз һәм һәр йортта бар әйберләр. Ә тәме – ит кәтлите бер якта торсын.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк:

  • солы кисәкләре (хлопья) – 200 гр
  • су (кап-кайнар) – 200 мл
  • бәрәңге – 250 гр
  • суган – 1 баш (кечкенә булса – 2)
  • сарымсак – 3 тырнак
  • тоз, борыч – тәменчә

Солы кисәкләрен кайнар суга салып, 30 минут тотарга. Суган белән сарымсакны блендер ярдәмендә изәргә яки вак кыргычтан уарга. Бәрәңгене дә вак кыргычтан уарга. Барысын бергә солы белән кушып болгатырга, тоз-борыч өстәргә. Кулны юешләп, кәтлитләр ясарга һәм ике яклатып, алтынсу төскә кергәнче, үсемлек маенда кыздырырга.

Тәме белән ит кәтлитен хәтерләтә һәм шул ук вакытта бик эконом вариант булып тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев