Чия кайнатмасы
Рецепт.
Мәрьям Миңнегуловадан бик тәмле чия кайнатмасы рецепты тәкъдим итәбез!
Кирәк булачак:
- 13 стакан шикәр комы
- 9 стакан чия
- 1 стакан су
Әзерләү тәртибе:
1. 1 стакан суны кайнатыгыз.
2. Кайнап торган суга 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салыгыз, кайнап чыккач,
3. Тагын 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы өстәгез.
4. Шул тәртиптә 9 стакан чия һәм 9 стакан шикәр комы беткәнче дәвам итегез.
5. Соңыннан 15 минут кайнатыгыз.
6. Уттан алгач, кайнар массага калган 4 стакан шикәр комын салып, тулысынча эреп беткәнче яхшылап болгатыгыз.
7. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачларын ябып куегыз.
Нәтиҗәдә чияләре бөтен килеш саклана, сиробы куе һәм хуш исле була. Бик тәмле кайнатма килеп чыга!
Фото/рецепт: Мәрьям Миңнегулова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев