Чәй янына бик тәмле, җайлы кабымлык рецепты
Тәмлетамак

Чәй янына бик тәмле, җайлы кабымлык рецепты

Чәебезгә бик тәмле һәм иң мөһиме җиңел, күп вакытны алмый торган рецепт бу.

Кирәк булачак: 1 пачка кибет эремчеге, 1 зур пакет каймак, 2 йомырка, 1 пачка ванилин (салмасаң да ярый), шикәр комы һәм тарталеткалар.

Бизәү өчен: җаныгыз теләгән җиләк-җимеш.

Шушы ингредиентларны миксер яки блендер белән яхшылап болгатабыз. Әзер массаны тарталеткаларга салып чыгабыз һәм өстенә яраткан җиләк-җимешне куеп бизибез. Кайнар духовкада 20 минутка куеп пешерәбез.

Тәмле булсын!


Нет комментариев