Бик тәмле тавык кәтлите рецепты
***
Фото: ясалма интеллект
Кирәк:
- 1 кг тавык ите
- 3–4 йомырка
- 3–4 аш кашыгы каймак
- 3–4 аш кашыгы он
- 3 тырнак сарымсак
- тәменә карап тоз, борыч
- үсемлек мае
Тавык итен юып, кәгазь сөлге белән корытабыз. Итне шакмаклап турап, тоз, борыч сибеп болгатабыз. Йомырка, уылган сарымсак, каймак, яшел тәмләткечләр, он салып, сыек камыр ясыйбыз һәм бөтенесен бергә яхшылап болгатабыз.
Камыры, кляр кебек, сыеграк булырга тиеш. Кызган табага үсемлек мае тамызып, катнашманы аш кашыгы белән табага салабыз, коймак кебек ике ягын әйләндереп кыздырабыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев