Бик тәмле һәм җиңел, катлам-катлам ясала торган «Йомшаккай» салаты
Тәмлетамак

Бик тәмле һәм җиңел, катлам-катлам ясала торган «Йомшаккай» салаты

Рецепт.

Кирәк:

  • тавык яки күркә ветчинасы;
  • угычтан чыгарылган пешкән йомырка;
  • шакмаклап туралган консервланган ананас;
  • угычтан чыгарылган сыр.

Әзер ингредиентларны яссы тәлинкәгә, югарыда күрсәтелгән тәртиптә, катлам-катлам итеп салабыз, hәр кат саен майонез сылыйбыз. Ананас өстенә сыр уабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Рецепт һәм фото авторы: Алинә Сафиуллина
Яшел Үзән


Нет комментариев