Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Бер дә атмый торган кыяр маринадлыйбыз

Аш-су остасы Тәския Вәгыйзова бер дә атмый торган, кетердек, нык тәмле, эче куыш булмый торган итеп кыяр маринадлау серләре белән бүлеште.

Эш барышы:

Кыярны банкаларга төрле тәмләткеч белән тутыргач, өстенә нык кайнар су салырга. Капкач белән каплап, (боргычлап түгел) өстенә юрган ябып суытарга.

Аннары рассол әзерләргә: өемләми генә 2 аш кашыгы тоз, 2 литр су, 4 аш кашыгы шикәр комы, 150 мл уксус 9% (яки эссенция 3 аш кашыгы) салып кайнатасы.

Беренче салынган кайнар су суынгач, аны түгәргә. Кыярга рассол салып, капкачларны боргычлап, одеал астына тыгарга. Тәмләткеч жәлләмәгез, стериль банка, капкач белән эшлим, ди Тәския Вәгыйзова.

Интертат

Фото: редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев