Бәрәңгеле тиз пирог
Сусыл һәм йомшак әлеге пирог чәй янына да, аерым тамак ялгап алу өчен дә бик тәмле. Теләк буенча, эчлегенә үзегез яраткан тәмләткечләрне дә куша аласыз.
Фото: ясалма интеллект
Кирәк: 3-5 бәрәңге, 250 мл кефир, 1 йомырка, 180-200 гр он, 1 баш суган (кызылы булса яхшырак), 0,5 ч.к. чәй содасы, 1 ч.к. аш серкәсе, тәменчә тоз-борыч.
Тирән савытта, бер чеметем тоз кушып, йомырканы болгатырга. Аннары кефир салырга. Аш серкәсе белән сүндерелгән сода өстәргә. Килеп чыккан массага, төерләр калмаслык итеп, порцияләп он кушарга. Камыр коймакныкы кебек була.
Тирән форма яки табага пергамент кәгазе җәеп, майларга һәм камырның яртысын агызырга. Теләсәгез, тәмләткечләр сибегез.
Чи бәрәңгене кыргычтан уарга, эчлек артык юеш булмасын өчен, суын сыгарга. Суганны вак итеп турап, бәрәңге белән кушарга һәм камыр өстенә салырга. Тәмләткечләр сибәргә.
Калган камырны эчлек өстенә агызып бетерергә. 170 градускача кыздырылган мичтә 30-40 минут пешерергә. Пирогны табынга әзрәк суынгач чыгарырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев