Бакча җиләгеннән салат
Тәмлетамак

Бакча җиләгеннән салат

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Кирәк була:

  • руккола – 50 гр
  • фета сыры – 50 гр
  • әстерхан чикләвеге – 40 гр
  • бакча җиләге – 120 гр
  • зәйтүн мае – 4 а.к.
  • бал – 1 ч.к.
  • шәраб серкәсе – 1 а.к.
  • борыч-тоз – тәменчә

Рукколаны юып, киптерергә, фета сырын, җиләкне турарга, чикләвекне вакларга һәм барысын бергә кушарга. Кабымлыкны зәйтүн мае (булмаса – үсемлек мае), шәраб серкәсе (булмаса – алманыкы да ярый), бал һәм тәмләткечләр катнашмасы белән болгатырга.


Нет комментариев