***
Бисквит өчен:
- 6 шт йомырка
- 200 гр шикәр комы
Аларны, яхшылап болгатып, күпертергә.
Алга таба:
- 150 гр каймак
- 100 гр акмай (бүлмә җылылыгында бар да)
- 1 чәй кашыгы разрыхлитель
- 100 мл сөт
- 350 гр якынча он кушып җайлап кына тагын болгатырга.
Табаны майлап, пергамент кәгазе куярга, шунда манный ярмасы сибәргә, 2 алма турарга һәм өстенә камырны агызырга. 200 градуска кадәр җылытылган мичтә 40 минут пешерергә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Видео һәм фото блогерның соц. челтәрләреннән алынды
Нет комментариев