Өлгергән яшелчә һәм җимешләрегез әрәм булып ятамы? Витаминлы сок әзерләгез, җәмәгать, һәм кыш буе рәхәтләнеп эчеп, файдасын күрегез.
Фото: ясалма интеллект
Кирәк: кабак – 7 кг, алма – 4 кг, су – 8 л, шикәр комы – 2 кг, лимон кислотасы – 2 аш кашыгы.
Кабак белән алманы чистартырга һәм турап, суда изелгәнче пешерергә. Суны алмалар күмелгәнче генә салыгыз, калганын соңрак өстәргә кирәк булыр.
Пешкән алма белән кабакны иләк аша чыгарып, шуңа шикәр комы белән лимон кислотасын өстәп, кабат 10-15 минут кайнатырга.
Әзер сокны стерильләштергән банкаларга тутырырга һәм капкачлап куярга. Шикәрен үз теләгегез буенча азрак яки күбрәк салырга мөмкин.
Автор: Рәмзия Низамиева
Нет комментариев