Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Айсылу Лероннан тутырылган тавык рецепты

Бәрәңгесе кетердәп тора, ите авызда эри, мммм...

Фото: Айсылу Лерон

Иң элек тавыкны тоз, тәмләткечләр, сарымсак белән уып, бераз суыткычта тотарга, аннары бер кат каймак сылап чыгарга. Тавык янына алма, караҗимеш, әфлисун, бәрәңге, кишер, суган, сарымсак тезәргә. 180-200 градуска кадәр кызган мичкә фольга белән каплап 45 минутка куярга. Шуннан фольгасын алгач, тагы шул тирә пешерергә.

 "Тәмле булды дип язу гына җитмәс, искиткеч булды бу. Бәрәңгесе кетердәп тора, ите авызда эри, мммм... Әллә нинди деликатеслар читтә торсын! Үзебезнең ризыкка берсе дә җитми инде", – дип яза Айсылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев