Адыгей сыры рецепты
Йомшак, файдалы һәм тәмле «Адыгей» сырын өйдә дә әзерләп була. Теләгегез буенча, аңа гөмбә, кәкшегән (вяленый) помидор, үләннәр, мичтә пешкән татлы борыч өсти аласыз. Ә инде сыр кисәгенең зурлыгы сөтнең майлылыгыннан тора.
Фото: ясалма интеллект
КИРӘК БУЛА:
- 1,5 л (3,6%) сөт
- 100 мл (20%) каймак
- 1,5 а.к. (9%) аш серкәсе
- 0,5 ч.к. тоз
- 10 гр петрушка
Сөтне кайнатып чыгарырга һәм каймак салып, яхшылап болгатырга. Аш серкәсе белән тоз өстәргә. Катнашма оеп төшкәнче акрын утта тотарга. 5-6 минуттан сүле аерылачак. Шуннан соң биш минут утта тотыгыз да, плитәне сүндерегез. Вак итеп туралган петрушка яки укроп сибеп, сак кына болгатыгыз. Булачак «Адыгей» сыры шул килеш 20-25 минут торсын.
Икенче кәстерүлгә дуршлаг куеп, аңа берничә кат марля (яки су үткәрерлек тукыма) җәегез дә, әзер катнашманы шунда бушатыгыз. Сүле агып беткәч, тукыманың чатларыннан бәйләп, бар булган сыеклык тамып бетсен өчен, кая да булса асып куегыз.
Аннары, теләсә нинди тишекле савытка (дуршлагка, мәсәлән) салып, өстенә авыр әйбер бастырыгыз һәм төнгегә салкын урынга куегыз. Шул вакыт эчендә сыр тыгызлана һәм формалаша. Иртән әзер сырны сак кына тәлинкәгә салып, марлясын алыгыз. Адыгей сыры әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев