Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Тәмлетамак

Абрикостан куе повидло

Кайнатма һәм компоттан аермалы буларак, повидлоны артык өлгергән һәм кыяфәте бик матур булмаган (шул сәбәпле, очсызрак та) абрикослардан әзерләргә була.

Фото: ясалма интеллект

Бу юлы авыз итәргә 2 кг абрикостан ясап карыйк. Шуңа 2 кг шикәр комы, 1 лимон кирәк булыр.

Кәстерүлгә шикәрне салып, бер стакан су өстәгез һәм болгатып торып, шикәр эреп беткәнче, уртача утта тотыгыз. Шуннан соң, ширбәткә лимонның согын сыгыгыз.

Юылган абрикосларның төшләрен алып, иттарткыч аша чыгартыгыз (яки блендер ярдәмендә изегез). Кәстерүлдәге ширбәт белән болгатып, көймәслек итеп, акрын утта 1-1,5 сәгать кайнатырга.

Банкаларга тутырып, капкачлап куегыз, 10-15 минутка булса да әйләндереп тотыгыз.

Әлеге повидло пироглар пешерергә дә (өрек җимешенә караганда очсызга чыга), чәй табынына да бик тәмле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев