Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хатынны ерактан алыгыз (тормыштан)
Хатынның туганнары баштан ук безнең тормыш-көнкүрешкә артык нык игътибарлы булдылар. Сорамаганда киңәш биреп аптыраттылар, чакырмаганда килеп тикшереп йөрделәр. Хатынның әнисе дә бар нәрсәне күз уңында тотты. Нинди челтәр эләргә, теге яки бу тәрәзә төбенә гөлнең кайсын утыртырга кирәклегеннән башлап, минем киемнәремә кадәр барлап торды ул. “Салып ат бу кызыл футболкаңны! – диде кайтып керешемә бервакыт...
-
Мин аны һаман да сагынам... (тормыштан)
Күңелемдә Алмазга булган яратуны, мәхәббәтне үтерү өчен миңа ике ел кирәк булды. Еракта, бәлки, онытырмын дип, укырга башка шәһәргә китеп кердем. Ноябрь бәйрәмнәрендә өйгә кайтуга Алма апага йөгердем. Мин әнине генә түгел, аны да бик сагына идем. Ул әле эштән кайтмаган иде. Үз ачкычым белән ишекне ачып кердем дә, аңа сюрприз ясыйм әле дип, чәй әзерләргә керештем. Шул вакыт ишектә звонок. Барып ачсам – Алмаз басып тора...
-
Бер хатын иреннән аерылган (гыйбрәтле язма)
Бер хатын иреннән аерылган. Юк кына нәрсә өчен. Ул аны аэропорттан каршы алмаган. Нәрсә, аның хатыны кечкенә бала чтоли?! Такси чакыртып, бик матур гына өйгә кайтып җитәргә була. Акчасы бар. Такси тотып кайтырга җайлырак булганда, шул ераклыкка акча һәм вакыт әрәм итеп нәрсәгә йөрергә? Әлеге ханым шулай эшләгән дә. Фатирына кайтып кергән...
-
Хыянәтне гафу итәргәме, юкмы?
Минем дәресләр беткәнне мәктәп янына ук килеп көтеп тора иде ул. Юл буе сөйләшә-сөйләшә кайтабыз. Нәрсәләр сөйләшеп бетергәнбездер инде, анысы истә түгел хәзер. Аннан ул да мәктәпкә керде. Без мәктәпкә гел икәү йөрдек. Капка төпләренә чыгып утыра да мине көтә. Әти кышын мине гел ашыктыра иде: «Бар, тизрәк чык, Рамил туңып беткәндер инде», – дия иде...
-
«Мин сине яратам, Айрат, дип әйтергә өлгермәдем шул...» (тормыштан)
1 елдан соң Айрат еш авырый башлады. Башта, салкын тигәндер, дип уйладык. Ләкин табиблар куркыныч диагноз куйды. Айрат, шуңа карамастан, һәр көнне елмаеп каршылады. Минем кулларымны тотып: «Мин сине яратам», – диде. Минем күңел тулып, тамак төбемә төер утыра. Тик мин җавап бирергә оялдым. Бер кичне...
-
Мәхәббәтнең соңгы ноктасы – кыйнаулар һәм хастаханә (тормыштан)
романтик мөнәсәбәтләрнең гомере 4 айдан артмый. Бер көнне Ләйлә Ленарның эштән арып кайтуына игътибар итә, аның соравына ул теләгәнчә җавап бирмәгәч, ир-ат аңа беренче тапкыр кул күтәрә. Ләйлә үпкәли, рәнҗи, елый – ризасызлыгын күрсәтә. Әмма бу хисләр генә ир-атны үзгәртерлек булмый, бу көннән башлап, ул хатынына кул күтәрергә сәбәпне табып кына тора...
-
Үч һәм ачу саклап бәхетле булып булмый (редакциягә килгән хат)
Каенанам миңа шалтыратып, әллә ниләр сөйләп тутырды. Имеш, ул безне аеру өчен барысын да эшләячәк, Аяз бөтенләй өйләнергә «не имел права», чөнки ул сеңлесе белән әнисен тәэмин итеп, карап торырга тиеш. Улының бернинди шәхси тормышы да була алмый, ул алар турында гына кайгыртырга тиеш, и точка!
-
Әниләрнең дә төрлесе була (редакциягә килгән хат)
Яшьлек – яшьлек инде, мәхәббәтемне дә очраттым. Яшел Үзәннеке – шәһәр егете. Өйләнештек. Әмма гаиләләренә сыя алмадык. Әнисе безне куып чыгарды. Бернәрсәсез, җитәкләшеп чыгып киттек. Менә әни кеше шулай эшли аламы? Һичьюгы, тулай торактан бүлмә алганчы гына булса да түзеп тора алмый идеме безнең белән? Юк, теләмәде. Кая барырлар, ничек яшәрләр, дип тә борчылмады. Юкса...
-
Вәгазь (гыйбрәтле язма)
Бер көнне мулла мөэминнәргә мөрәҗәгать итәргә теләгән. Ләкин аны тыңларга бер яшь ат караучы гына килгән. Мулла эченнән генә: «Мин сөйләргә тиешме, юкмы?» – дип уйлаган. Һәм ул ат караучының үзеннән сорарга булган...
-
Киленемнең китүен телим (киңәш кирәк)
– Хәерле көннәр, кызлар! Борчуым өчен гафу итәрсез, әмма әйтәсе сүзем бар, – диде шалтыратучы ханым. – Минем урында башкалар нишләр иде икән, шуны беләсе килә. Бу минем киңәш соравым да, кайберәүләргә гыйбрәт тә булыр, бәлки. ...Дүрт ел элек гөрләтеп туйлар ясап, улымны өйләндердек. Киленебез бик яшь тоелса да (19ын яңа тутырган иде ул вакытта, ә улыбызга 25 иде), яраттык үзен...
-
Ана күңеле баладамы? (тормыштан)
Сүзгә үткен бу яшь хатынга беренче көнне үк гаҗәпләндем. Без гел балаларыбыз турында сөйләшәбез, ә ул ирен, сеңлесен, әти-әнисен сөйли... Әйтерсең, аның өчен баласы юк. Сабыен имезми дә. «Сөт төшмәде», – ди. Ләкин иң гаҗәпләндергәне – баласы янында ун минут кына тора да (ә безне шәфкать туташлары куып җибәрә!), кире палатасына төшеп китә. Шикләнүем юкка булмаган: ике көннән соң Алисә ачылып китеп серен чиште...
-
Дөнья шул ук, үзебез башка (редакциягә килгән хат)
Әссәламәгаләйкүм, кызлар! Тагын үземне борчыган мәсьәләләр турында язарга булдым әле. Кибеттән чыгып барам, миннән алда гына элекке укучым ике оныгы белән тырыша-тырыша русча сөйләшә. Кеше тикшерергә яратмасам да...
-
Ир хыянәтен кичерергәме? (редакциягә килгән хат)
Мин үзем яратып кияүгә чыктым. Ирем белән бер ул, бер кыз үстерәбез. Гап-гади, башкалардан берни белән дә аерылып тормаган гаилә без. Авылга ялга кайткач, күршемә кергән идем, миннән күпкә олы апа. Бакчада яшелчәләргә су сибеп, мәш килүе иде. Эшен калдырмыйм дип, озак тормадым, йомышымны әйтеп, чыгып китәргә ашыккан идем дә, туктатты...
-
Җылы учта – яралы йөрәк (язмыш)
Бу хәлләр инде күптәннән дәвам итә. Кайчан үзгәрде соң аның ире? Очрашканда ук башкаларга дорфа булуына, кызу канлылыгына игътибар итә иде Ләйлә. Ә үзенә карата бик ипле иде егете. Өйләнешеп мәхәббәтләре көнкүреш белән урала башлагач, өйдә дә аның дорфалыгын сизде. Шуңа Гамилнең ачуын китермәскә тырышты. Әмма ире бәйләнергә сәбәп кенә эзли иде бугай. Ә инде бераз эчеп тә кайтса, бөтенләй чишелеп китә. Бала тугач үзгәрер әле дигән өмет белән яшәде Ләйлә...
-
«Начар үз әтиләр белән беррәттән менә дигән үгиләре дә бар» (тормыштан)
Беренче ирем белән дүрт кенә ел яшәп калдым. Өстемнән бик каты йөрде ул. Аерылыштык. Шунысы кызык: миннән соң бер генә көн дә ялгызы гына яшәмәде, шундук өйләнде. Сөяркәсе дә әллә кайда еракта түгел иде...