Эчке дөньяң матур булсын! (редакциягә килгән хат)
Ә кызлар?! Әстәгыфирулла! Урамда очраган һәр унынчысын җыеп бер рәткә тезеп бастырсаң, игезәкләр диеп уйлыйсың. Ирен күпертеп, каш-керфек ясатып, чәчләрен бер төсле карага буяп бер фабрикадан чыгарылган курчакларга әйләнделәр, чистый. Эстрадабызда да берничә җырчыны бергә җыйсаң, бертуганнар кебек. Шуны матур диеп уйлыйлармы икән?
...Хәзерге заман яшьләренең матур буласы килеп, әллә ниләр кылануларын ничә еллар күзәтәбез бит инде, әйеме. Менә шул хакта уйлануларымны кәгазь битләренә төшереп, яраткан газетама юллыйсым килде. Бастырып чыгарсагыз рәхмәтле булыр идем. Әлеге тема буенча минем белән килешүчеләр бик күптер диеп уйлыйм.
Һәр буынның үз яшәү рәвеше, үз модасы, диләр. Мода – мода белән, ә менә шуның колына әверелеп, югары подиумнардан тәкъдим ителгәннәрне көндәлек яшәештә куллану дөрес түгел, минемчә. Соң, кулга тотарлык чын ир-егетләр бетеп бара ләбаса шул мода диеп! Авылдан шәһәргә килгән егетләр аның кадәр түгелдер, ә менә шәһәрдә туып үскәннәр һәм акчалы гаиләдән чыккан «көчле» буласы затларга карагач, көләселәр килә, билләһи! Үзләре арык – катырак җил иссә очып китәрләр төсле. Шул минем беләктән дә нәзек аякларына сыланып торган чалбар (ул ыштанны чалбар дияргә тел дә әйләнми, ирләр киемен кимсетү кебек), өсләренә размерсыз кофта киеп, кулларын җәеп, озын чәчләрен җилфердәтеп атлап баруларын күргәч, ни еларга, ни көләргә юк. Ә кызлар?! Әстәгыфирулла! Урамда очраган һәр унынчысын җыеп бер рәткә тезеп бастырсаң, игезәкләр диеп уйлыйсың. Ирен күпертеп, каш-керфек ясатып, чәчләрен бер төсле карага буяп бер фабрикадан чыгарылган курчакларга әйләнделәр, чистый. Эстрадабызда да берничә җырчыны бергә җыйсаң, бертуганнар кебек. Шуны матур диеп уйлыйлармы икән? Бала-чага түгел бит инде берсе дә, югыйсә. Бу нинди бер калыпка салынган ясалма матурлыкка омтылу культы бу? Әгәр дә эчке дөньяң кара, ямьсез икән, моны бернинди косметика да, пластик операцияләр дә яшерә алмый. Ул барыбер тышка бәреп тора.
Әйе, мин «эчке матурлык» дигән нәрсәнең чынлап та барлыгына ышанучы. Андый кешенең эчке нуры тышкы кыяфәтен дә матурлый. Минем мәктәп елларыннан бирле (инде илле елдан артык) иптәш кызым бар. Без гомеребез буе ахирәтләр булып калдык һәм бик бәхетлебез. Аның буе 155 см, кыз чагыннан ук түгәрәк гәүдәле булды, 70 килограммнан да кимегәне юк, арткалап та алды әле балаларын тапкач. Озын гына борынлы һәм шадра битле (кызамык галәмәте). Әмма аның белән биш минут аралашканнан соң, боларның берсен дә күрми башлыйсың. Аңардан да якты күңелле, юмор хисле, ягымлы һәм миһербанлы кешене минем очратканым юк. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була. Бөтен кайгы-борчуларыңны оныттыра, рухыңны күтәрә, көч бирә белә. Ә инде елмаеп җибәрсә, бөтен тирә-ягы нурлана, бөтенләй үзгәреп китә һәм беркемнең дә аны ямьсез дип әйтергә башына да килми.
Һәм шул эчке матурлыгы белән рәхәтләнеп яши. Пластик операцияләр ясатырлык мөмкинлеге дә бар, яшьрәк чакта да булды, әмма бу турыда ул уйлап та кармады. Чөнки үзенә ышанган, кеше фикере белән яшәмәгән көчле кешеләр аңа бармый да. Егетләр дә тартыла иде аңа, ямьсез дип тормыйлар иде. Ире аны гомере буе ярата һәм хөрмәт итә, балалары – сөбеһанАллаһ, күзләр тимәсен. Менә шул, җәмәгать.
Яшьләргә дә әйтәсем килә: тышкы матурлык артыннан кумагыз, эчке дөньягызның чисталыгы турында кайгыртыгыз. Күңелегез матур икән, димәк, кыяфәтегез дә гүзәл. Чөнки якты нур ул тышка бәреп чыга һәм күзләрдә, елмаю аша чагыла. Ә «теге» яклардан кергән җыен килде-китте модалары үзләренә булсын. Аларга карап бозылмыйк, яме. Иң ихлас теләкләремне юллап калам.
Зәйтүнә Фатыйхова. Яшел Үзән
Фото: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев