Баланың баласы балдан татлы (редакциягә килгән хат)
Улым минем белән, бер ай инде, сөйләшми. Чөнки мин килен белән аралашам. Барысын да аңлыйм, начар аерылыштылар. Кайсы ир хатынының аны башкага алыштыруын кичерсен? Әмма мин аңлы рәвештә улым ягына басмаска карар иттем: аны яклап сүз әйтмим, киңәшләр бирмим, киленне яманлап сөйләмим – гомумән, аерылышулары темасына сүз кузгатмаска тырышам. Улым шуңа үпкәли. Ә минем әнисе белән яшәүче бик нык яраткан оныгым бар һәм минем аның белән аралашасым килә...
Әйе, баланың баласы балдан татлы, диюләре бик дөрес сүзләр. Кемнәрнең оныклары бар –
алар минем белән килешер. Шул «тәмлүшкә»ләр белән аралашу өчен әллә ниләр эшләргә әзер без дәү әниләр. Хәтта, күралмаган элеккеге киленең белән җылы мөнәсәбәтләр саклауга кадәр барып җитә алабыз, вәт. Ә бу бер дә җиңел түгел, үзеңне аркылы атлап чыгу белән бер.
Аерылыштылар инде, менә, нишлисең?! Хәзергеләрдә бала хакына түзү дигән нәрсә дә, уртага салып сөйләшү, араларны җайлап карау дигән нәрсә дә юк. Ирнең дә, хатынның да баш бирәсе килми, бер-берсен кичерү турында әйтмим дә инде. Ярар, улым да хатынсыз калмас, карамаслык ир түгел, эше дә, акчасы да, матурлыгы да бар. Ә килен башка иргә чыгып китте, аның өчен бөтенләй кайгырасы юк. Менә оныгымны югалтасым килми!
Улым минем белән, бер ай инде, сөйләшми. Чөнки мин килен белән аралашам. Барысын да аңлыйм, начар аерылыштылар. Кайсы ир хатынының аны башкага алыштыруын кичерсен? Әмма мин аңлы рәвештә улым ягына басмаска карар иттем: аны яклап сүз әйтмим, киңәшләр бирмим, киленне яманлап сөйләмим – гомумән, аерылышулары темасына сүз кузгатмаска тырышам. Улым шуңа үпкәли. Ә минем әнисе белән яшәүче бик нык яраткан оныгым бар һәм минем аның белән аралашасым килә. Улым баласы белән сирәк күрешә, аңа нибары биш яшь булганлыктан, турыдан-туры сөйләшеп, һичьюгы, шалтыратышып булмый. Вәт шул, оныгымны күрү өчен, килен белән мөнәсәбәтләрне бозмыйм.
Нишлисең. Әйтәм бит, онык хакына әллә ниләргә түзәсең. Кечкенә улым да мине ярата, «дәү әника» дип кенә тора, балакаем. «Ә син мине яратасыңмы, дәү әника? Минем үзебезгә кайтасым килә», – дип үзәкне өзә. Чөнки, туып, биш яшенә кадәр яшәгән йорты – аның өчен бик якын. Алып кайтам «үзебезгә».
Әле ярый әнисенең киресе катмый, берәр кич кунарга рөхсәт итә. Бәлки үзенең дә яңа ире белән каласы киләдер. Мин моңа сөенәм генә. Бәлки, үсә-үсә теге гаиләгә сыймый башлар, уртак балалары да туса, дигән яшерен өмет белән яшим. Әлегә мин дә алып үстерә алмыйм, пенсиягә чыгарга берничә елым калды, эшкә йөрисем бар. Аннары да пенсия акчасына гына яшәп кара, китәргә җыенмыйм, куып чыгарганчы эшләргә исәп. Укырга кереп, бераз мөстәкыйль булсын да, бәлки, әйтәм бит, артыр тегендә. Туган көненнән үк кулымнан төшмәде бит ул минем, бик якын, бик кадерле.
Ә улым үпкәләп йөрер дә, тынычланыр әле. Бер әйбәт кенә хатын-кыз очрасын иде, бик кирәк. Алайса характеры үзгәрде, усалланды, диимме. Йөрәгендәге боз эрегәч, үз хәленә кайтыр. Әйбәт ул минем, йомшак күңелле, юморны ярата. Кысылмыйм түлке, ярәшмим дә. Менә шулай яшәп ятабыз әлегә, онык өчен утка да, суга да керәсең икән. Вакыт барысын да үз урынына куяр, Аллаһ Боерса.
Күңелемне бушаткач, рәхәт булып китте.
Венера З.
Фото: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев