Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Басынкылык турында (редакциягә килгән хат)

Поликлиникада табибка минем анализым ошамады. «На всякий случай» Казан хастаханәсенең урология бүлегенә юллама язып бирде. Иртәгәсен шунда юл тоттым һәм салып та куйдылар. Нигәдер бүлек персоналы миңа бөтенләй битараф иде. Берничә көн шулай яттым, яныма килүче юк, бернинди дәвалану билгеләмиләр, анализлар алмыйлар һәм медицинада тиешле башка төрле гамәлләр кылмыйлар...

...Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә Зеленый Дол тимер юл вокзалында әнисе һәм бөерләре авырту сәбәпле чит төбәк малаен поезддан төшереп, ашыгыч ярдәм белән безнең шәһәр хастаханәсенә китерүләре, андагы битарафлык турында яңалык телдән төшмәде. Инде, шөкер, бар да яхшы, ДРКБда ярдәм күрсәттеләр, дип, рәхмәтләр әйтеп, баланың әнисе мөрәҗәгать белән дә чыккан иде.

Шушы вакыйга инде күптән үземнең баштан узган бер хәлне искә төшерде. Аңа әллә ничә еллар инде, сәвит заманы иде әле. Ул очракны ничек атарга да белмим, кызык хәл дисәк, дөрес булыр, мөгаен.

Поликлиникада табибка минем анализым ошамады. «На всякий случай» Казан хастаханәсенең урология бүлегенә юллама язып бирде. Иртәгәсен шунда юл тоттым һәм салып та куйдылар. Нигәдер бүлек персоналы миңа бөтенләй битараф иде. Берничә көн шулай яттым, яныма килүче юк, бернинди дәвалану билгеләмиләр, анализлар алмыйлар һәм медицинада тиешле башка төрле гамәлләр кылмыйлар. Шуны да искәртим, ул заманнарда больницаларда акча төртү турында уйлар да юк иде әле. Бу халәт мине туйдырды, хастаханә койкасында аунавымның дүртенчеме-бишенчеме көнендә бүлек мөдире янына кердем. Мин скандал яратучы кеше түгел, ә киресенчә, басынкы һәм күндәм, шуңа бик тә итәгатьле һәм артык тыныч тавыш белән:

– Сезгә берничә сорау бирергә мөмкинме? – дип сорадым.

– Әлбәттә, – диде ул миңа карап.

– Беренче сорау: мине нигә хастаханәгә салдыгыз?

– Дәвалау өчен.

– Икенче сорау: нигә мине дәваламыйлар? Ханым кәгазьләре арасында актарынып алды һәм нәрсәдер табып:

– Башта анализлар тапшырырга кирәк, – диде.

– Алайса, өченче сорау, – минәйтәм, – нигә миннән беркем дә анализлар алмый?

Бетте. Икенче көнне барысы да минем янымда бөтерелә. Мине дәваларга теләүчеләрдән иртәдән үк чират тезелде. Кирәккән-кирәкмәгән бөтен төрле анализалар ясалды. Бәхетемә, бернинди тегенди-мондый авырулар табылмады һәм берничә көннән ике як та канәгать калып, хушлаштык. Ә инде мин шунда скандал куптара, «права качать» итә башлаган булсам ни белән бетәр иде?

Хәтә, выпискалар алыр алдыннан, кечкенә генә скандал дип атарлык, бер момент булып алды. Минем белән бер палатада, иң алда искә алган малайныкы кебек үк бөер өянәге белән, рус мужигы ятты. Үземдә дә җиңелчә генә андый авыртуның булганы бар, бик тә күңелсез нәрсә, мин сиңа әйтим, Аллаһ язмасын. Әлеге авыруга табиб приступ вакытында ясарга укол билгеләде һәм шуннан соң авыртуы басыла иде. Монда җомга көн киче, дәвалаучы табиб инде өендә, ә дежур ярдәм итүдән катгый баш тартты, дәвалаучы табибтан башка бернәрсә дә эшләмим, диде. Теге мужикның җафалануын күреп, берничә тапкыр дежур табиб янына бардым, тик нәтиҗәсез. Ниһаять, минем дә сабырлыгым төкәнде. Тавышымны күтәрми генә, әмма шактый нык итеп табибка: «Мин хәзер автомат телефоннан 03не җыям һәм авыруга ярдәм күрсәтү өчен больницагызга ашыгыч ярдәм табибларын чакыртам. Дүшәмбе көнне җитәкчеләрегез алдында ничек акланырсыз, әмма мин шаярмыйм», – дидем.

Дәвалаучы табибка шалтыратып, аның рөхсәтен алырга һәм авыртуны баса торган укол кадарга шул сүзләрем җитте. Әгәр дә әйткәннәремне чынлыкта эшләргә туры килсә, вәт анекдот була иде.

Соңгы вакытта шәһәребез табибларын бик сүгәләр. Белмим, алары да ни сәбәпле үзләрен шулай тоталардыр, әмма минем тыныч һәм нык сөйләшүем әлегәчә миңа ярдәм итә. Тавыш күтәреп, мин фәлән дә мин төгән, дип кычкырып йөрүчеләргә алар махсус игътибар итми бугай.

Барчагызга да сәламәтлек теләп, Тәлгать абыегыз.

Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев