Мин авылга ир эзләп кайтмадым (язмыш)
Бу тормышта кеше алда ни көтәсен бер дә белми бит ул. Минем белән дә шулай булды. Авылда туып, үсеп, шунда яшьлек гыйшыгы белән янып шәһәргә чыгып киткән кызларның берсе мин. Шәһәргә киттек тә, аның кырыс, мәрхәмәтсез кагыйдәләре җанны этте! Әллә безне, авыл балаларын ул таш калалар кочак җәеп каршы алдымы? Әй, әле дә тәннәрем чемерди...
Ничек әти-әни шулай ышанган? Ничек без шул шакшы, бернинди яклаучыбыз булмаган общежитиеләрдә яшәп калганбыз…
Авылда мине ике егет озатты. Берсе берничә көн килде, берсе бер озатып сөйләште. Берничә көн килүчесе Касыйм иде. Ә Ирек бер озатып калды. Син китәсеңме, диде. Үзе дә артымнан Канашка барырга вәгъдә бирде. Юк, килмәде. Поезд кузгалып киткәндә исә Касыймны күреп алдым.
Син кайтасыңмы? Мин аннан сине килеп сорыйм, диде поезд тамбурына сикереп. Проводник бар, төш дип, тертеп диярлек төшереп калдырды үзен.
Шулай итеп авыл егетләре белән ара өзелде. Шәһәрдә берәр елдан соң Зөфәрне очраттым. Казанга күченеп килгән иде. Эшкә, дип. Әйбәт кенә егет, ошады. Бер ел сөйләшкәч, өйләнештек.
Минем кияүгә чыгасымны ишетеп, Касыйм килде. Апалардан адресымны сораган. Эзләп тапты. Беренче каттагы охран менеп мине чакырды. Йөгереп төштем. Кем икән дим, карасам, Касыйм.
Кулында ниндидер бер төргәк. Йөзе һәрвакыттагыча, көләч. Мин синең яныңа килдем. Кияүгә кемгә чыгасың? Чыкма әле кызыйка, мин сине үзем алып китәм, ди. Абый Камчаткада хезмәт итә. Шунда китәбез, ди.
Мин ни әйтергә дә белмим. Монысы сиңа бүләгем, ди. Ул шундый матур итеп тереп куйган бүләк. Алдым, бик аласым килде. Касыйм, минем бит кияүгә чыгарга дип сөйләшкән кешем бар. Алай араны өзә алмыйм. Сиңа берни дә вәгъдә бирмәдем. Рәнҗи күрмә, дидем. Кулыма теге бүләген бирде, юк инде, дигән идем. Ал, ул сиңа. Бер исеңә төшермәсәң, бер төшерерсең, диде.
Үзен егетләрчә тотты. Кулымны каты иттереп кысты да китте. Үзәгемне өзеп китте авыл егете. Зөфәр туй көне көтә. Кайчанга, дип. Шуңа күрә алай гыйшык-мыйшык уйнамадым.
Өйгә кайткач теге бүләкне ачтым. Ачсам, бик матур пар сөлгеләр. Ул заманда андый сөлгеләр беркемдә булмагандыр. Германиядән алып кайттым, диде. Үләм дип торам. Ник алдым, дим!
Сөлге өстенә ятып еладым. Касыймның хисләре ничектер үзәгемне өзеп калды. Әкрен генә торып, сөлгеләрне әлләничә тапкыр карадым.
Шул көнне Зөфәр никах көнен билгеләде. Мулла белән сөйләште. Мин инде ир хатыны булдым. Гомер акты, төрлесе булды.
60 яше тулар тулмас ирем үлеп китте. Сирәк кенә авылга кайтып йөрдем. Төп йортка.
Анда хәзер кеше юк. Апа әйтте: кайт шунда ди. Рәхәтләнеп бергә эшләп, бергә ашарга ди. Кайтып йөри башладым. Инде мин дә 50 яшьтән атлаган кеше.
Ә теге кыска урам егете Касыйм хаман да өйләнмәде. Белмим, нәрсә булды. Мин алай шуннан сөйләшкәнем дә, сорашканым да булмады. Очрамаса гына ярар иде, дип әйтә идем.
Ә сөлгеләре гомерем буена җитте. Чынлап әйтәм, мин аларны бик саклап тоттым. 4 сөлге иде анда. Йом-йомшаклар. Шуңа сертендереп балалар үсте. Үзем дә кул белән генә юып куя идем. Иремнеке дигәне тотылмаган да дисәң була. Хәзер авылда төп йортны тезәткәләдек. Берсендә машина белән берәү туктады бит. Мин урам якта такталар өям. Ни күрим, Касыйм. Әкрен генә атлап килә. Мин инде күтәрелеп карап торам.
– Танымыйм бит ерактан, – дигән булам. Үзе матур гына киенгән. Килде дә: нәрсә хәлләрегез, яшьлек кызлары, ди. Зәп-зәңгәр күзләре хаман шул.
– Касыйм, рәхмәт. Менә бераз өйне тезәтергә телим. Кайтып йөрисем килә. Шуңа карамыйча булмас, дим.
– Ярар яхшы яхшы дигән булды. Үзе ир күзе белән барыбер мине сыный. Шулай итеп китеп барды.
Икенче көнне тагын килде. Бүрәнәләрне өеште, шунда бераз сөйләшеп утырдык. Кал әле, мин чынлап әйтәм, әйдә бергә булыйк. Кил миңа. Син 17дә түгел инде. Тот та кил, ди. Мин сине үзем килеп алам, ди.
Касыйм миңа булышып йөри. Мине авыл халкы ир эзләп кайткан, дип әйтә ди. Ирен күмеп куйды да, монда ир эзли. Оятсыз, дип сөйлиләр ди. Юк, мин беркемне эзләмим, дә. Минем Касыймга карата хисләрем юк түгел. Бәлки бергә дә булырбыз. Ну шул сүз куркыта. Касыйм шундый ошый кызлар. Авыл ире, димәссең Ул шулкадәр йомшак, шулкадәр күп нәрсә белә.
Минем дә рәхәт дөнья күрер чагым җиткәндер.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
1
0
Касыйм янына кайтыгызда бэхетле гомер итегез ,нигэ кирэк сезгэ кеше сузе ,жыен шакшы ,булдыксызлары гайбэт чыгарып йорер , парлашып яшэгез .
0
0