Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Аллаһка юл (гыйбрәтле язма)

Бер эзләнүче карт мулла янына килеп: – Минем Аллаһка юл табасым килә. Ярдәм ит миңа! – дигән. Тегесе аңа игътибар белән караган да: – Башта миңа шуны әйт: синең кемне дә булса яратканың булдымы? – дип сораган.

Бер эзләнүче карт мулла янына килеп:
– Минем Аллаһка юл табасым килә. Ярдәм ит миңа! – дигән.
Тегесе аңа игътибар белән караган да:
– Башта миңа шуны әйт: синең кемне дә булса яратканың булдымы? – дип сораган.
– Мин дөньяви эшләр, мәхәббәттер һәм башкалар белән кызыксынмыйм. Мин Аллаһка килергә телим! – дип җавап биргән кунак.

– Тагын бер кат уйла әле, зинһар, үз гомереңдә берәр хатын-кызны, бала яки кемне дә булса яраттыңмы?
– Әйттем бит инде, мин гадәти кеше түгел, дип. Мин – Аллаһны белергә теләүче кеше. Калганнары мине кызыксындырмый.

Картның күзләре тирән моңсулык белән тулган һәм ул эзләнүчегә:
– Алай икән, бу мөмкин түгел. Сиңа элек кемне дә булса чынлап, ихлас яратуның ни икәнен аңларга кирәк. Аллаһка таба беренче баскыч менә шул. Син миннән соңгы адым турында сорыйсың, ә үзең әле беренчесенә дә басмаган.

Фото: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев