Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Поэзия ае

Тынычлык мәчете

***

Казан ягыннан кергәчтә,
Манаралар күренә.
“Тынычлык” айлары нуры
Керә йөрәк түренә.

Раббым йорты, әйт азанны,
Яңгыратып җиһаннарны!
Киң колачыңа чакырып
Гыйбәдәт кылганнарны!

Эчләреңә җыелсыннар
Картлары да яше дә,
Үссен инсан иманнары,
Биш вакыт намазларда.

Раббым йорты, әйт азанны,
Яңгыратып җиһаннарны!
Киң колачыңа чакырып
Гыйбәдәт кылганнарны!

Имам әйткән хөтбәләрдә
Булсын безгә нәсыйхәт,
Тормышыбызның хөкеме
Булсын безгә Шәригатъ.

Раббым йорты, әйт азанны,
Яңгыратып җиһаннарны!
Киң колачыңа чакырып
Гыйбәдәт кылганнарны!

Йә, мәчетем, “Тынычлык” син,
Йөрәккә дә, уйга да,
Сине сагынып кире кайтам
Чит җирләрдә булсам да!

Илдар Нәбиулла, 63 яшь
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев