Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Поэзия ае

Туган телем

***

Милләтем – татар, телебез
Иң  газиз – татар теле.
Кемнәр саклар? Сакламасак,
Без үзебезнең телне.

Горурланам  телем белән,
Бик тә сөям, яратам.
Үз телемдә теләгәнне
Дөньяга яңгыратам.

Үз телемдә фикер йөртәм,
Бар җирдә  аралашам.
Гүзәллеген һәр урында
Аңлатырга  тырышам.

"Туган  телем – иркә гөлем",
Сеңгән минем каныма.
Матурлыгын  төшендердем
Мәктәп балаларына.

Аны яраттыра белдем
Газиз балаларыма.
Бишек җырын тыңлап үсте,
Шөкер, оныкларым да.

Үз телемдә дога кылам,
Теләкләрем  телим һаман.
Үз телемә сокланыплар
Шигырьләр һәм җырлар язам.

"Туган   тел – Тукайның теле",
димәгән юкка халкым!!!
Туган телдә аралашыйк,
Без итик аны якын.

"Татарга тылмач кирәкми",
дигәннәр борынгылар.
Телгә битараф булмасак,
Югалмас моңнар, җырлар.

Саклыйк телне гаиләбездә.
Сөйләшик гел татарча.
Телебез, динебез бетмәс,
Яратсак, Аллаһ боерса!!!

Оялмыйк татар булудан,
Мин шуны телим безгә.
Изге нәрсә итеп карыйк,
Һәммәбез туган телгә!!!

Сөмбелә Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев