Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Поэзия ае

Туган авылыма кайттым...

***

Туган авылыма кайттым
Төнлә генә булса да...
Чыктым капка төбенә
Бик караңгы булса да...
Тынлык...
Авыл тирән йокыда...
Тик балкып яналар
Якты утлар баганада...
Урамны төшеп җиткәч
Хәтта үзем сизмәдем...
Туктап... тынп калды
Бар күзәнәк... бар тәнем...
Күз алдымнан кинәт кенә
Балачак үтеп китте...
Күзләремә үзеннән-үзе
Яшь бөртекләре килде...
Ул кырлар, басулар
Урман, агач, таулар...
Барысы да сабый чакта
Зур хәтирә калдырдылар...
Көтү көттек җәйләр буе
Чаптык та печәннәрен...
Ул тупны тибә-тибә
Бирдек инде кирәкен...
Шул урыннардан кабат
Килде йөреп үтәсем...
Балачакның бөтен тәмен
Тагын бер кат сизәсем...
Табигать тә әйтерсең лә
Нәрсәдер әйткән булды...
Юксынган сыман безне дә
Назлы җил исеп куйды...
Авылымның һәрбер җире
Күңелгә якын торсын...
Туган якны онытмыйча
Кайтып торырга язсын...

Илфат Гыйбадуллин
24 март 2020 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев