Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Поэзия ае

Татар теле - туган телем

***

Татар теле – туган телем,
Язмышың кыл өстендә.
Киләчәгең ничек булыр,
Әле белми беркем дә.
Чит илләрдә дә татарлар
Чын татарча сөйләшә.
Мирас итеп калдырып,
Буыннарга өләшә.
Без алардан ким түгел бит,
Онытмыйк татар телен.
Балаларга, оныкларга,
Калдырыйк гәзиз телне.
Бик матур бит татар теле
Шигырьләрдә, җырларда.
И, Туган тел, и матур тел,
Яңгырасын мең елларда.
Саклыйк без татар телен
Ата-бабадан калган.
Милли байлык бит ул,
Гасырлар буе барган.
Сөйләшик татар телендә,
Без бит татар илендә.
Башка телләр шикелле
Хакы зур бит бу Җирдә.

Рәмзия Низамиева.
Кугеш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев