Талчыбык мин нәсел агачында
Имам, укытучы, язучы, шагыйрь Равил абый Сәйфетдиновка багышлыйм.
Талчыбык мин нәсел агачында
... Нәни идем әле...
"Әссәламагаләйкем" диеп сәлам бирде,
Бусагадан атлап керде Имам.
"Дога кылыйк, – диде, дин кардәшләр,
Йортыбызга, – диде иңсен иман".
Ап-ак сакал, ап-ак түбәтәйдән.
Әйтерсең лә нурга чумды дөнья.
Сихерләнде аңа карап бар да,
Бар да рәхәт бер җылылык тоя.
Якынрак елыштым мин аңа,
Моңлы тавышы тартты үзенә.
Равил абый укый, халык тыңлый,
Ак мәрҗәннәр бии теземдә.
... Бераз үскәч...
Еллар үтте. Шигырьләрең миңа күптән якын,
Бик күпләрен инде ятладым.
"Аксакаллар язмалары" аша,
Тарих битләренә атладым.
Бөек шагыйрь, мәшһүр укытучы!
Ничә буын синнән белем алган.
Абубәкер нәсел агачының
Талчыбыгы булган мин – бер балаң.
Азизә Әкрәмова. Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев