Хуҗасыз предметларны тапканда нишләргә?
Красногорскидагы фаҗигале вакыйгалар уңаеннан Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шикле предметлар табылганда куркынычсызлыкның тормыш өчен мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Фото/видео: ТНВ
ЯРАМЫЙ:
- предметка кагылырга, аны күчерергә яисә ачарга;
- янында кәрәзле телефоннан файдаланырга;
- балаларны һәм башка кешеләрне табылган предмет янына җибәрергә.
КИРӘК:
- куркынычсыз урынга китү;
- 112 номеры буенча табылдык турында хәбәр итәргә;
- тирә-юньдәгеләрне кисәтергә;
- белгечләрнең килүен көтәргә.
Аерым игътибар – балаларга!
Балаларга урамда табылган уенчыкларга, телефоннарга, сумкаларга, акчага һ.б. кагылырга ярамавын аңлатырга, олыларга теләсә нинди шикле табыш турында хәбәр итәргә, 112 номерын өйрәтергә кирәк.
Куркыныч предметларны кайда табарга була:
- җәмәгать транспорты;
- подъездлар һәм ишегаллары;
- сәүдә үзәкләре;
- балалар мәйданчыклары;
- мәгариф учреждениеләре.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәү асты Красногорск шәһәрендә урамда табылган 10-сумлык купюраны күтәрергә тырышканда 10 яшьлек малайның кул чугы өзелде.
Россия тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев