Хуҗабикә колагына кирәкле киңәшләр
Табага тоз салсаң – май чәчрәмәс.
- Он капчыгына дафнә яфрагы тыксаң – кортламас һәм дым тартмас.
- Микроволновкага лимон кабыгы куйсаң – исләрне юк итәр.
- Таплардан хуҗалык (кер) сабыны – бөтен химиядән дә шәбрәк.
- Агач көле + су – бөтен бакча өчен иң очсыз ашлама.
- Эсседә тәрәзәләргә капланган гәҗит – пәрдәдән ким коткармый.
- Бәрәңге пешкән су – гөлләр, чәчәкләр һәм бөтен бакча өчен ашлама.
- Чәйгә салынган бер чеметем тоз – тәмен көчәйтә һәм авыр уйлардан арындыра.
- Әйбер утыртасы чокырга салынган сарымсак – гөмбә авыруыннан һәм корткычлардан саклый.
- Глицерин + аш серкәсе – үкчәләр өчен шәп крем.
- Чәй содасы + аш серкәсе – химиясез универсаль чистарткыч.
- Сөттә җебетелгән каткан ипи – запеканка өчен шәп нигез.
- Суган тураганда яндырылган шәм – күз яшеннән саклый.
- Корица һәм чәй содасы – кырмыскаларның яратмаган әйбере.
- Базга салган бәрәңге янындагы алмалар – аңа шытарга бирми.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев