Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Венерик авыруларны иртә диагностикалау яман шешне булдырмый

14 – 20 июль – җенси юл белән йога торган авыруларны профилактикалау атналыгы

2023 елда Россия Федерациясендә җенси юл белән йога торган инфекцияләрнең 127 080 очрагы теркәлгән. 2023 елда әлеге инфекцияләр 100 мең кешегә 86,8не тәшкил иткән. Шулай да, 2021 һәм 2022 еллар белән чагыштырганда 5 %ка кимегән.

Җенси юл белән күчә торган авырулар төрле өзлегүләргә китерә, әйтик,  кешенең репродуктив системасы органнарының хроник ялкынсынуы һәм неопластик процесслар, балага узмау. Мәсәлән, хламидия инфекциясе кече оча органнарының ялкынсыну авыруларына китерергә сәләтле инфекция булып тора, нәтиҗәдә ул балага узмау үсешен барлыкка китерә.  Аз симптомлы барышы инфекцияне соңрак диагностикалауга һәм кешенең репродуктив системасы ягыннан катлаулануларга этәрә. Аногениталь (венерик) бородавкалар кеше папилломасы вирусы белән авыруның клиник чагылышы булып тора, аның булуын үз чиратында аналык муентыгы яман шеше үсеше белән бәйлиләр. Мондый яман шеш соңгы ике дистә ел эчендә яшь хатын-кызларның еш очрый торган  авыруына әйләнде.

Җенси юл белән йога торган инфекцияләр белән авыруны тагын да киметүгә юнәлдерелгән беренчел профилактика юллары халыкка, беренче чиратта яшьләргә мәгълүмат бирү өчен мөһим. Профилактика һәм дәвалау үзәкләренең пациентлар өчен уңайлы булуы,  даими скрининглар һәм авыруларның аз симптомлы һәм симптомсыз формаларын вакытында ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да кирәк һәм алар авыру очракларын булдырмаска ярдәм итәчәк.

Авыру йоктыруны профилактикалауның мөһим компоненты булып куркынычсыз җенси тәртип турында мәгълүмат бирү тора. Вакытында диагностика ясау өчен вакыт-вакыт, шул исәптән профилактик яктан, тикшеренү кирәк, бу исә инфекцияләр таралуны һәм өзлегүләрне, репродуктив функция бозылу куркынычын киметәчәк. Җенси партнерларны мәҗбүри тикшерү һәм дәвалау, шулай ук вакытында башланган терапия авыру таралуны профилактикалау чаралары булып тора. Билгеләнгән вакытта дәваланганнан соң контроль тикшерү һәм дәвалау вакытында җенси мөнәсәбәтләр булмау мәҗбүри.

Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы 
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев