Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Варикоздан интегүчеләргә нәрсә ярдәм итә?

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Биредәге язмаларның диаг­ноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез. Теләсә нинди дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү зарур!

Кан тамырларының варикоз киңәюе – аларның сыгылмалылыгы югалтуы һәм кан әйләнеше бозылуыннан гыйбарәт хроник авыру. Гадәттә, еш очракта, варикоз аяк кан тамырларын зарарлый. Хәлне җиңеләйтү өчен, халык ысулларын тәкъдим итәбез. Әмма табиб белән киңәшләшмичә, бернинди дә үзлектән дәвалануга керешмәскә кирәклеген тагын бер кат искәртәбез.

Варикоз булганда төнгегә, аяк­ларны астан өскә таба ышкып, каланхоэ төнәтмәсен сөртегез. Аны болай әзерлиләр: ярты литрлы шешәгә яртылаш вакланган каланхоэ яфраклары салырга һәм аракы белән тутырырга. Бер атна, әледән-әле болгатып, караңгы урында төнәтергә. Аннары сөзәргә. Дәвалану курсы – дүрт ай.

Ә варикоздан интегүче һәм аяк­лары зәңгәр тамырлар белән челтәрләнгән хатын-кызларга өлгергән помидорлар ярдәмгә киләчәк. Телемләп турагыз да, аяк кан тамырларына куегыз һәм әзрәк «чеметкәли» башлаганчы тотыгыз. Соңыннан салкынча су белән аяк­ларыгызны чайкагыз. Бу процедураны зәңгәр таплар юкка чыкканчы эшләгез.

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев