Үз-үзебезгә ашыгыч ярдәм күрсәтәбез: кирәкле киңәшләр
***
Әгәр дә киселсәгез: стретопцид төймәсен төеп, шуңа берничә тамчы йод өстәгез һәм ярага сөртегез. Бернинди ялкынсынуларсыз, ярагыз тиз арада төзәлер.
Кайнар су белән пешсәгез: тиз генә киемегезне салыгыз һәм пешкән урыннарга чәй содасы сибегез. Кубырчыклар барлыкка килмәс, ә зыян күргән урын тиз төзәлер. Кояшта пешкәннән уылган кишер яхшы булыша.
Йөрәгегез «тотып» алса: кул астыгызда бернинди булышырлык дару булмаса, уң кулның баш һәм имән бармаклары ярдәмендә, түгәрәк хәрәкәтләр белән 3-5 минут дәвамында, сул кулның чәнти бармагын массажлагыз. Авырту басылыр. Моны даруларыгыз янда булганда да эшләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев