Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Укропның файдалы сыйфатлары турында беләсезме?

Теләсә нинди аш укроп кушсаң тәмлерәк, гадәти йомырка тәбәсе затлырак, ә бәрәңге боламыгы кызыклырак була. Балык, кош итләре, тозланган һәм маринадланган яшелчәләр, төрле кабымлыклар турында әйтеп тә торасы юк. Әйе, әлеге бакча күрке булып торучы үсемлек хуш исле, тәмле. Ә файдалы сыйфатларын да кушсаң...

Укроп:

  • С, РР, Р, Е, В1, В2, В6 витаминнарына, бета-каротинга, фолий кислотасына (В9 витамины);
  • минералларга – калий, марганец, бакыр, цинк, кальций, фосфор һәм тимергә;
  • биологик актив мат­дә­ләргә – хлорофилл, лютеин, виолексантинга, шулай ук флавоноид­ларга, азотлы ку­шылмаларга бай.

Укроп витаминнар һәм микроэлементлар җитмәүне тулыландырырга гына ярдәм итми.

Бу үлән:

  • йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый, кан тамырларын киңәйтә һәм кан тамырлары стенкасын ныгыта;
  • үт чыгаруны стимуллаштыра;
  • эчәклекнең йомшаруын тәэмин итә һәм метеоризмны бетерә;
  • сидек кудыру эффектына ия;
  • антиоксидант үзлекләре аркасында организмның иммун функциясен саклый.

Укропны косметологиядә дә кулланалар. Аның нигезендә шампунь, лосьоннар, тән өчен гельләр һәм битлек ясыйлар.

! Укропны гипотония белән авыручы һәм шәхсән организмы кабул итмәүчеләргә куллану кирәкми. Артык күп кулланганда вакытлыча күрү сәләте начараю, баш әйләнү, көч бетү ихтималы бар. Шулай ук йөкле хатын-кызларга укропны күп күләмдә кулланырга ярамый.

Фото: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев