Тәмләткечләрнең организмга йогынтысы
Тәмләткечләр билгеле бер проблемаларны хәл итәргә ярдәмгә килергә мөмкин: борчуларны киметә, иммун системасын ныгыта, ашкайнатуны яхшырта, организмнан артык сыеклыкны чыгара һәм газларны нейтральләштерә.
Фото: ясалма интеллект
Мәсәлән, корица ашказаны-эчәклек тракты эшен яхшырта, кандагы холестерин күләмен киметә.
- Куркума ялкынсынуга каршы тору чарасы һәм үт суын чыгаруга булыша.
- Петрушка бөерләрнең һәм бәвел-җенес системасы чистаруын стимуллаштыра.
- Сарымсак – табигый антибиотик, кан басымын нормага китерә.
- Ә канәфер кулинар тәмләткечләр арасында актиоксидантларга (бу биологик актив, организмда әчү реакциясенә юл куймаучы һәм әчегән кушылмаларны торгызучы матдәләр) иң бае.
Шулай да, тәмләткечләрне чамасыз кулланып, файда урынына зыян алмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев