Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тиз картаймыйм дисәң

Белгечләр фикеренчә, биттәге җыерчыкларның берничә сәбәбе бар.

Ультрашәмәхә нурланыштан саклый торган кремнар кулланырга кирәк. Ультрашәмәхә нурлар тән тиресен боза һәм картаю процессын эшләтеп җибәрә. Яшь чакта саклагыч чаралар кулланмагач, картайгач битне төзәтеп булмый инде.

Кисәк кенә ябыгу өчен төрле диеталар тоту да тән тиресенә начар йогынты ясый. Бу вакытта матдәләр алмашы бозыла һәм организмда башка проблемалар барлыкка килә.

Зарарлы гадәтләр – тәмәке тарту, дөрес тукланмау, алкоголь һәм начар ризыклар организмны туздыра. Начар гадәтләр белән бит тиресендә җыерчыклар барлыкка килү турыдан-туры бәйле. Бу очракта организмда кан циркуляциясе бозыла, нәтиҗәдә тән тиресендә җыерчыклар барлыкка килә.

Актив мимика да биттә җыерчыклар барлыкка китерә. Мәсәлән, елмайган чакта күзләр тирәсендә мимик җыерчыклар чыга.

Кызларның төп проблемасы – маңгайны җыеру. Бу гадәттән кичекмәстән котылырга кирәк. Юкса 25 яшьтә үк биттә җыерчыклар булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев