Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Тәмәкедән баш тарту атналыгы: сәламәтлекне сайлагыз

25 май – 31 май - Бөтендөнья тәмәкесез көн (31 май) уңаеннан тәмәкедән баш тарту атналыгы узды. Бу – үз сәламәтлегегез турында уйланырга, начар гадәтләргә нокта куярга искиткеч мөмкинлек.

Табиблар әйтүенчә, тәмәке тарту – хроник инфекцияле булмаган авырулар (ХИБА) белән чирләүнең һәм үлемнең төп, иң мөһим һәм үзгәртеп була торган куркыныч факторы. Никотинлы продукциянең организмга зыяны бик зур:

  • сулыш алуны авырайта, озакка сузылган йөткерү һәм тын бетү барлыкка китерә;
  • хәтер начарлана, вак моторика һәм хәрәкәтләрне координацияләү бозылырга мөмкин;
  • йөрәк тибү ешая, йөрәк авырулары китереп чыгара;
  • түземлек түбәнәя, нерв системасы зәгыйфьләнә;
  • онкологик авырулар үсеше куркынычы арта;
  • репродуктив (бала табу) сәламәтлек өчен куркыныч.

Пассив тәмәке тарту да һәлакәтле! Икенчел һәм өченчел тәмәке төтене йогынтысы да сәламәтлек өчен үлем куркынычына ия. Электрон сигаретлар, вейплар да   тәмәке тартудан килеп чыккан  охшаш авыруларга китерә.

Тәмәке тарту һәм электрон сигарет куллану ир-атларның да, хатын-кызларның да репродуктив сәламәтлегенә зыян сала. Бу гадәтләр пневмония төрләре һәм COVID-19 кебек инфекцияләр үсеше белән бәйле. Алар бик каты никотинга бәйлелек барлыкка китерә, бу исә тәмәке тартудан баш тартуны авырайта.

Саннар һәм фактлар:

Тәмәке тарту үпкә рагының - 90%, бронхит һәм эмфиземаны -ң 75%, йөрәк авыруларының якынча 25% очрагында үлем сәбәбе булып тора.

Тәмәке тартудан баш тарту үлем куркынычын 50% киметә!

Йөкле вакытта тәмәке тарту бала төшерү куркынычын 32%ка, түбән авырлыктагы бала табу куркынычын 89%ка арттыра.

Исегездә тотыгыз: никотин һәм тәмәке бәйлелеген дәвалау мөмкин! Дарулар һәм нәтиҗәле психологик ярдәм белән бу бәйлелектән котылырга була.

Сәламәтлек – иң кыйммәтле байлык. Тәмәкедән баш тартып, озын һәм сәламәт тормыш юлын сайлагыз!

Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев