Табигатьтә шифа чыганагы. Орлык – чәчү өчен генә түгел
Шуңа күрә, рационыгызда төрле орлыклар куллануга салкын карамагыз. Сәламәтлегегез шул бөртекләрдән башлана.
Җитен орлыгы
- эч катмау + гормональ баланс
Кабак орлыгы
- магний, цинк, антиоксидантлар чыганагы + иммунитетны ныгыту
Чиа орлыгы
- омега-3, май кислоталары чыганагы + начар холестерин кимү
Көнбагыш орлыгы
- Е витамины, магний һәм селен аркасында сәламәт тире
Биредәге язмалар бары тик мәгълүмат буларак кына тәкъдим ителә һәм ул белгеч киңәшләрен алмаштыра алмый. Нинди дә булса халык дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табибка күренергә кирәклеге турында онытмагыз!
Үсемлекләрнең орлыклары – туфракка утыртып, үстерү өчен генә түгел. Алар кеше сәламәтлегенә зур ярдәм итәргә сәләтле. Бөртекләр – мөһим нутриентлар – организмга үсеш, тукымалар яңаруы һәм яшәеше өчен кирәкле элементлар чыганагы. Мәсәлән, чиа («испан шалфее» дип тә әйтәләр) һәм җитен орлыклары омега-3 май кислоталарына бай.
Орлыклар – ашкайнатуны яхшыртуга ярдәм итүче клетчатка чыганагы: эч катмауга, канда шикәр микъдарын нормада тотуга булыша, туклык тойгысы бирә.
Орлыклар – начар холестерин күләмен киметергә һәм йөрәк сәламәтлегенә ярдәм итүче файдалы майларга бай.
Орлыкларда – организм күзәнәкләрен әчеткеч стресстан һәм ялкынсынудан сакларга булышучы антиоксидантлар бар.
Клетчатка һәм аксымның күп булуы аркасында, орлыклар аппетитны контрольдә тотарга һәм туенуны тизрәк тоярга ярдәм итә, бу авырлыкны контрольдә тотканда файдалы.
Күпчелек орлыкларда булган файдалы майлар һәм витаминнар тире һәм чәч халәтен яхшырта.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев