Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Табигать белән кеше арасындагы бәйләнеш: куркынычны беләсеңме?

6 ИЮЛЬ – БӨТЕДӨНЬЯ ЗООНОЗ АВЫРУЛАРЫНА КАРШЫ КӨНЕ

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Безнең әйләнә-тирәдәге хайваннар – алар безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез, азык чыганагыбыз. Ләкин шул ук хайваннар бик куркыныч авырулар йөртүче дә булырга мөмкин. 6 июль – Бөтендөнья зооноз авыруларына каршы көне. Бу көн Луи Пастерның беренче уңышлы вакцинациясен искә алу өчен билгеләнгән. Әлеге мөһим дата уңаеннан зоонозларның нәрсә икәнен, аларның ничек йогуын һәм үзеңне ничек сакларга икәнен искә төшерик.

 Тарихка кыскача күзәтү: Пастерның батырлыгы

 Бөтендөнья зооноз авырулары көне 6 июльдә билгеләп үтелә. Бу көн 1885 елда, француз биологы Луи Пастерның каты авырудан – котыру (бешенство) авыруыннан – вакцинаны беренче тапкыр кешегә кулланган көне. Ул чакта Пастерның хайваннар өстендәге тәҗрибәләре әле тәмамланмаган була, ләкин галим батырлык итә: аны котырган эт тешләгән 9 яшьлек малайга вакцина ясый. Бала исән кала. Шул вакыттан бирле вакциналар камилләштерелә, ләкина Пастерның ул беренче прививкасы кешенең вирус өстендәге беренче җиңүе була-.

 Зоонозлар – алар нәрсә? Саны арта гына

 Зоонозлар – бу хайваннардан кешегә күчә торган авырулар. Хәзерге көндә аларның 200дән артык төре билгеле. Авыл хуҗалыгы, йорт һәм кыргый хайваннар белән тыгыз аралашу бу проблеманы бик актуаль итә. Зоонозлар бөтен дөнья илләре өчен җитди медицина мәсьәләсе булып тора.
Вакыт узу белән зооноз инфекцияләренең саны кимеми. Киресенчә, фән үсеше белән элек бары тик хайваннарга гына хас дип саналган инфекцияләрнең кешеләр өчен дә йогышлы булуы турында мәгълүматлар арта. Мәсәлән, 1950 елларның уртасына кадәр псевдотуберкулез бары тик хайваннар авыруы дип саналган. Ләкин соңыннан псевдотуберкулез белән кешеләр дә авыруы ачыклана.

  Нинди куркынычлар бар?

 Зоонозларны китереп чыгаручылар төрле: бактерияләр, вируслар, микроскопик гөмбәләр, иң гадиләр, гельминтлар, шулай ук прионнар – аксым молекулалары, алар Крейтцфельдт-Якоб авыруы кебек авыруларны китереп чыгара ала.

 Авыру чыганаклары – авыру хайваннар:

    Мөгезле эре терлек, кәҗә, сарык – бруцеллез, ящур, лептоспироз,  гельминтозлар һәм башкалар.
    Дуңгызлар – бруцеллез, лептоспироз, сальмонеллез, туберкулез, трихинеллез, гельминтозлар-.
    Этләр һәм мәчеләр – котыру, лептоспироз, лейшманиоз.
    Тычканнар, күсе, хомяклар, куяннар – чума, туляремия, риккетсиозлар, бөер синдромлы кан саву бизгәге.
    Кошлар – сальмонеллез, орнитоз.

 Кешегә ничек йога?

 Кеше – зооноз инфекциясе таралу чылбырында соңгы буын. Эпидемиологик күзлектән караганда, кайбер зоонозлар кешедән кешегә дә күчә ала (мәсәлән, үпкә чумасы).

 Йогу юллары:
    авыру хайваннар белән яки алар пычраткан әйберләр белән турыдан-туры аралашканда;
    авыру хайваннар итен, тиресен, йонын эшкәрткәндә;
    авыру хайваннардан алынган ашамлыкларны (ит, эчәклек, сөт, балык, йомырка) кулланганда;
    авыру хайваннар пычраткан суны эчкәндә;
    кан суыручы бөҗәкләр (кигәвеннәр, черкиләр, борчалар) тешләгәндә.

Үзеңне ничек сакларга?

 Профилактика чаралары инфекция төренә бәйле, ләкин гомуми тәкъдимнәр дә бар-:

 1.    Ашамлык белән сак бул: чи яки өлешчә эшкәртелгән хайван продуктларын (ит, балык, кош ите, йомырка, сөт) ашама, аларны әзерләгәндә татып карама.
2.    Җиләк-җимешне юу: ашау алдыннан сабынлы суда юарга.
3.    Эш киемен куллан: авыл хуҗалыгы яки терлекчелек эшләре вакытында саклагыч кием (битлек, перчатка) ки.
4.    Табигатьтә сак бул: ашамлыкны һәм суны кимерүчеләр бүлендеге белән пычранудан сакла.
5.    Күлне сайлап ал: бары тик махсус билгеләнгән сулыкларда гына коен.
6.    Ком савытын яп: урам хайваннары анда нәҗес кылмасын өчен.
7.    Кулларыңны ю: хайваннар (хәтта йорт хайваннары!), аларның азыгы яки әйберләре (күзәнәк, су савыты, уенчык, келәм, боҗра) белән аралашканнан соң.
8.    Хайваннарны үпмә: аларны аш бүлмәсенә яки ашамлык әзерләү урынына кертмә.
9.    Хайван урынын чиста тот: йорт хайваннарының аякларын урамнан кайткач юарга.
10.    Мәче савытын чистарт: көн саен алыштыр.
11.    Хайваннарны иркен йөртмә: йөргәндә аларның нәҗесен җый.
12.    Кыргый хайваннарга якын килмә: аларны ашатма, сыйпама; тешләсә яки тырнаса, яраны сабынлы су белән ю һәм табибка мөрәҗәгать ит.
13.    Йорт хайваннарының сәламәтлеген күзәт: ветеринарга даими йөрт, прививкалар ясат, гельминтларга, кигәвеннәргә, борчаларга каршы эшкәрт.
14.    Табигатькә дөрес киенеп чык: муен, җиң очлары тирегә ябышып торсын; өске киемне чалбарга, чалбарны итек яки оекка тык; башка капюшон ки, яисә яулык бәйлә.

Йомгак

 Зооноз авырулары – безнең тормышыбызда бар. Аларны белү, саклану чараларын үтәү – һәрберебезнең бурычы. Пастерның батырлыгы безгә авыруларны җиңеп булуын күрсәтте. Әмма иң яхшы дару – авырмау. Сәламәт булыгыз!

 
ФБУЗ «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ материаллары буенча 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев