Норлат авылында тренер Багаутдинов Илгиз Фазыл улына хөрмәт йөзеннән мини-футбол турниры уза
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылында тренер Багаутдинов Илгиз Фазыл улына хөрмәт йөзеннән мини-футбол турниры уза

НОРЛАТТА — ЗУР СПОРТ БӘЙРӘМЕ!

Бүген Норлат авылында күпләр өчен кадерле, хөрмәтле тренер Багаутдинов Илгиз Фазыл улына хөрмәт йөзеннән зур спорт чарасы — мини-футбол турниры уза. Чара спорт сөючеләрне, яшь футболчыларны, җанатарларны һәм авыл халкын бер мәйданга җыйды. Көн дәвамында футбол мәйданында кызу уен, көчле көрәш, матур мизгелләр һәм күтәренке кәеф хөкем сөрә. Спорт бәйрәмендә Яшел Үзән муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаша. Мондый чаралар — спортны, сәламәт яшәү рәвешен генә түгел, ә кешеләр арасындагы дуслыкны, бердәмлекне дә ныгыта.

Илгиз Фазыл улына — хезмәте, яшь буынга биргән гыйбрәтле дәресләре һәм спортка керткән өлеше өчен ихтирам һәм рәхмәт! Норлатта бүген чын спорт рухы хөкем сөрә! Спорт берләштерә!


Нет комментариев