Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, секундына 5–10 метр. Көндез кайбер урыннарда җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә +11…+16°, көндез +20…+25°. Көнегез матур һәм җылы узсын!
Нет комментариев