Сукыр тычканнан котылу ысулы
Файдалы киңәш.
Бакчага сукыр тычкан ияләшсә, аннан котылу өчен түбәндәге ысулдан файдаланырга мөмкин.
Иске киез итекне 2x8 сантиметр үлчәмдәге тар гына турыпочмаклар рәвешендә кисәбез. Турыпочмакларны керосинда чылатып, бераз көйрәтәбез (әмма яндырмыйбыз) һәм сукыр тычкан ояларына урнаштырабыз.
Корткычларның эзе дә калмаячак, чөнки алар янган йон исен яратмый.
Чыганак:1001 КИҢӘШ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев