Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Суган утырту ысулы

Суган утыртуны артык җылы вакытка калдырырга кирәкмәгәнен беләбез. Срокларын сарымсак буенча чамаларга кирәк.

Әгәр дә көзеннән утырткан сарымсакның кыягы 6-7 см булса, димәк суганны җиргә төртергә мөмкин дигән сүз.
Шулай да, туфракның никадәр җылынуына да игътибар итү дөрес булыр. Әгәр дә салкын икән, көтәргә кирәк.
Әмма соңга калып, соңрак утыртсаң, суган чебене аркасында уңышның бер өлешеннән колак кагуың бар.
Чиләкләп уңыш алу өчен нишләргә?
Түтәлне әзерләргә. Еш кына анда үсемлекләр өчен туклыклы матдәләр җитми торган була.
Буразналарга, туфракны кальцийга баету һәм әчетү өчен, акбур салыгыз. Бер метр квадрат җиргә 1 стакан акбур алына. Аннары өстән черемә һәм көл сибегез. Сак кына җирне йомшартып, барысын бергә шунда болгатыгыз. Суган утырту түтәле әзер.
Аннан, бер чиләк җылы суга (1 литрга 1 кашык нисбәтеннән) нашатырь спирты кушып болгатыгыз, шул катнашмада суганнарны 20-30 минут җебетегез. Бу гына түгел әле. Хәзер, һәр суганны кызыл борыч, тоз һәм көл катнашмасына батырып алыгыз. Шуннан соң гына утыртыгыз.
Суганны бу кадәр хәсият ләп утыртканыгыз юктыр әле. Уңышы бик мул була, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев